ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2022 ел
җомга
Бүген «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының финал ачылышы булды.
Хөрмәтле район халкы! Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе теләсә кайсы салым органында КЭП бирү буенча хезмәт алу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Квалификацияле электрон култамга куллануның киң спектры бар: - барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла; - салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, «салым һәм бухгалтерия хисапларын электрон формада бирү» сервисы аша салым декларацияләрен тапшырганда.
16 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә пенсионерлар арасында шашка һәм шахмат буенча Республика темп-турнирының 2 зона этабы узды.

17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының 2021 елгы эш йомгаклары һәм 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек буенча киңәшмә узды.
16 февральдә Зәй муниципаль районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен уң ярымшар техникасын кулланып, рәсем ясау буенча гадәти булмаган мастер-класс үтте.

16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары конференцияләре узды. Конференция эшендә шулай ук авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
Бүген хакимият бинасының зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында Зәй шәһәре төзелүнең 370 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

15
февраль, 2022 ел
сишәмбе
Бүген Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында якташларыбыз - хәрби локаль конфликтларда катнашучылар, мәктәп укучылары-яшьармиячеләр, шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре җыелды. 15 февральдә Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән китүгә 33 ел тулды.

14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе
Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 16 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсе Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне үткәрә.
9 нчы гыйнвардан 13 енә кадәр «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Атказанган спорт мастеры Ф.П. Симашев призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Ярыш нәтиҗәләре: 5 км ирекле стиль: 1 урын Жукова Ангелина (Татарстан Республикасы), 2 урын Грекова Анна (Удмурт Республикасы), 3 урын Балтачева Алина (Удмурт Республикасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International