ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2024 ел
сишәмбе
Бүген «Пятерочка» сәүдә челтәре кибете Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде.
Һәр иминиятләштерүче производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыруларны киметү чараларын гамәлгә ашыруга тотылган чыгымнарны мәҗбүри социаль иминият чаралары исәбеннән киметә ала. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә хезмәтне саклау чыгымнарын компенсацияләүне сорап 716 эш бирүче мөрәҗәгать иткән инде.

22
июль, 2024 ел
дүшәмбе
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә һәлак булган Урта Пәнәче авылы егете ефрейтор Жаров Юрий Анатольевич белән хушлашты. Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов каһарманның әтисенә, туганнарына, якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Зәй районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм госпитальләрдә дәваланучы сугышчылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе китерелде. Традиция буенча зәйлеләр ерак юлга чыгучы йөк машиналарын Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан озаттылар. Бу юлы гуманитар ярдәмне район башлыгы Разиф Кәримов, аның ярдәмчеләре Марат Кыямов һәм Дмитрий Соловьев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Зәй бүлекчәсе социаль координаторы Сергей Хватков озата барды. Руль артында тәҗрибәле шоферлар Виталий Софин, Абдулкәрим Нәҗмиев, Рәйхәт Габидуллин һәм Рөстәм Латыйпов иде.
21 июльдә Дагыстан Республикасында Россиянең атказанган тренеры Абдулман Магомедович Нурмагомедов истәлегенә көрәш буенча ачык республика турниры узды.

19
июль, 2024 ел
җомга
Яшьләр эшләре идарәсе ЮХИДИ, ДОСААФ җирле бүлекчәсе белән берлектә 16 ел рәттән «Автоледи» бәйгесе үткәрә, анда районның машина йөртүгә мәхәббәт берләштерә торган гүзәл хатын-кызлары үз осталыкларын күрсәтә.

18
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Анда халыкны шәхси сораулары белән район җитәкчелеге, шәһәр һәм район депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, социаль учреждениеләр җитәкчеләре кабул итә. Иң беренче кешеләр гозерләрен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин тыңлады. Аңа «Уңыш» бакчачылык ширкәте активистлары килеп, су проблемасы турында белдерделәр. Петр Сергеевич төзекләндерү эшләрен алып барган подрядчы оешмага җитешсезлекләрне бетертүне контрольдә тотачакларын әйтте.
2024 елның 11 июленнән 17сенә кадәр Әлмәт муниципаль районының «Кояшлы» балаларны савыктыру лагере базасында Яшь геологларның X республика ачык кыр олимпиадасы узды. Анда 38 команда катнашты, шул исәптән Белоруссия, Башкортостан, Пермь краеннан. Әлеге олимпиадада Зәй муниципаль районы командасы да катнашты.

17
июль, 2024 ел
чәршәмбе
Бүген Зәй районы Аксар авылында туган махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Кәримов Руслан Равил улы белән хушлашты.
3 июльдән 15 июльгә кадәр “Энергия” стадионы спорт мәйданчыгында предприятиеләр, оешмалар командалары арасында “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча беренчелек узды.Ул районда игълан ителгән Батырлык һәм бердәмлек елына багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International