Бүген хакимиятнең зур залында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча район комиссиясе утырышы булды.
Утырыш барышында Зәй шәһәре прокуроры 2025 елда районда коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә прокурор күзәтчелеге нәтиҗәләре белән таныштырды.
Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе «Зәй муниципаль районының 2015-2028 елларга коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» программасының 2025 елда үтәлеше турында сөйләде.
Утырыш барышында шулай ук комиссиянең 2026 елга эш планы расланды.