ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе
Бүген Зәй районы Аксар авылында туган махсус хәрби операциядә катнашкан рядовой Кәримов Руслан Равил улы белән хушлашты.
3 июльдән 15 июльгә кадәр “Энергия” стадионы спорт мәйданчыгында предприятиеләр, оешмалар командалары арасында “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча беренчелек узды.Ул районда игълан ителгән Батырлык һәм бердәмлек елына багышланды.
VR-технологияләрнең (виртуаль чынбарлыкның) тиз үсеше белем бирү процессында чагылыш тапмый кала алмый. Бүген алар илнең барлык мәктәпләрендә дә уңышлы гамәлгә кертелә. «Мәгариф» илкүләм проекты укучыларга заманча цифрлы җиһазлар ярдәмендә белем алырга һәм күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирде. Сәвәләй урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында ачылган «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильләр үзәгендә яңа укыту җиһазлары урнаштырылган, алар арасында VR-күзлекләр дә бар.

16
июль, 2024 ел
сишәмбе
Бүген Беларусь Республикасын немец - фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан Зәй ветераннары тормышында мөһим вакыйга булды, аларга юбилей медальләре тапшырылды.
Бүген районыбыз кырларында урып- җыю эшләре башланды. Механизаторлар, район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында 50 мең гектарга якын мәйданда бөртекле һәм техник культураларны суктыру бурычы тора. Гуманитар йөк озата барырга әзерләнүенә карамастан, район башлыгы Р.Г. Кәримов механизаторларга хәер -фатиха бирергә вакыт һәм җай тапты. — Аллага тапшырып агымдагы ел икмәген җыюга керештек. Әле теге атнада гына авыл хуҗалыгы техникасы, комбайннарның мөһим чорга әзерлеген тикшерү максатында комбайннар парады үткәргән идек. Анда белгечләребез бөртекләрнең дымлылыгын да тикшерделәр. Ул вакытта дымлылык 32 процент чамасы күрсәтте. Ә хәзер инде бу күрсәткеч 17 процент тәшкил итә. Бу башакларның тулысынча өлгергәнлеге турында сөйли. Бу көннәрдә элеватор һәм икмәк кабул итү предприятиесенең яңа уңышны кабул итәргә әзерлеге республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының махсус комиссиясе тарафыннан тикшерелде. Алар да бу мөһим чорга тулысынча әзер. Механизатор-комбайнчыларга кызыксындыру чаралары уйланылган. Бер комбайнчыга хезмәт йөкләнеше бер мең гектар чамасы туры килә. Һава торышы урып-җыюга хәерхаклы торганда, 40-45 көндә уракны тәмамлау фаразлана. Ә тулаем җыем 150 мең тонна булыр дип өметләнәбез. Барлык ягулык-майлау материаллары, запас частьләрнең әзерлеге өчен без инвесторыбызга рәхмәтле, — диде район башлыгы Разиф Кәримов "Урак-2024"кә хәер-фатыйха биреп. Беренче булып «Зәй», «Зәй шикәре» агрофирмалары көзге бодай суктыруга керештеләр. «Восток» агрофирмасында уракка берәр көн соңрак чыгарга планлаштыралар, биредә яңгырлар явып үтте. Көзге бодай басулары районда 17,5 мең гектар исәпләнә. Контроль суктыру 15,2% дымлылык, гектарыннан 51 центнер уңыш күрсәтте.
Электрон сертификат – инвалидлыгы булган кешеләргә реабилитацияләүнең техник чараларын (ТСР) өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты ул. Сертификаттан файдаланып, протез, коляска, ишетү аппараты һәм башка техник чаралар сатып алырга мөмкин.

15
июль, 2024 ел
дүшәмбе
2022 елда Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе базасында «Мәгариф» милли проекты кысаларында барлыкка килгән «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге Зәй муниципаль районында шахматны үстерүгә ярдәм итә. Дәресләр гимназия укучыларына мәңгелек хакыйкатьне үзләштерергә ярдәм итә: шахмат – кызыклы һәм мавыктыргыч уен гына түгел, ә шактый катлаулы, тырышлык һәм үҗәтлек таләп итүче көндәлек хезмәт.

12
июль, 2024 ел
җомга
Бүген Баграж авыл җирлегенең Кашкатау итәгендә Питрау -2024 керәшен бәйрәме үткәрелде. Чара «Халыкның нык бәйләнеше» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамашадан башланды. Питрау кунакларын бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов, республика керәшеннәр оешмасы рәисе Иван Егоров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов һәм Николай Нефедов котладылар.

11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе
РФ Икътисади үсеш министрлыгы "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты кысаларында модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру өчен субсидияләр бирүгә конкурс игълан итәргә планлаштыра. Субсидияләр 2025 елдан 2027 елга кадәр биреләчәк. Субсидия күләме бер номерга 1,5 миллион сумга кадәр һәм инвестиция проекты бәясенең 50% ка кадәр тәшкил итәргә мөмкин.

10
июль, 2024 ел
чәршәмбе
Бүген район агрофирмаларында комбайннар парады узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2024 елгы урып-җыюга әзерлеген тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International