Зәй делегациясе Татарстан муниципаль берәмлекләренең ХХ съездында

2025 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның «Корстон» кунакханә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан муниципаль берәмлекләренең ХХ съезды узды. Бу республиканың иң зур һәм масштаблы эчке сәяси вакыйгаларының берсе.

    Форум эшендә 1360 делегат һәм чакырылган кунаклар катнашты. Съездда катнашучылар арасында-956 муниципаль берәмлек башлыклары, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җирле Совет депутатлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар, җирле үзидарә ветераннары һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре бар иде.

   Зәй муниципаль районыннан район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация катнашты,  аның составында - район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов, 22 авыл җирлеге башлыгы һәм махсус хәрби операция ветераннары Сергей Изосимов һәм Евгений Ильин булды.

Съезд башланганчы Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан автомобиль һәм автобус ачкычлары тапшырылды. Шунысы куанычлы, яңа автомобильләр алучылар арасында безнең авыл җирлекләре башлыклары да бар. Рөстәм Миңнеханов кулыннан ачкычларны Урсай авыл җирлеге башлыгы Наилә Гатина һәм Яңа Спасс авыл җирлеге башлыгы Наталья Танчук алды. Ә Съездның үзендә Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International