Район башлыгы "Теләкләр чыршысы" акциясе кысаларында балаларның хыялларын тормышка ашырды

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Район башлыгы Разиф Кәримов «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты һәм бүген Латыйповлар, Камоловлар гаиләләрендә булды. Разиф Галиевич балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Балалар янына район башлыгы белән бергә Кыш Бабай һәм Кар кызы да килде. Әкият персонажлары килү малайларда чын күңелдән шатлык уятты. Кыш бабай,  традиция буенча балаларга татлы бүләкләр тапшырды.

  Ундүрт яшьлек Данис Латыйпов уен приставкасы өчен дисклар турында хыялланган. Ул укуын ярата һәм күп вакытын тренировкаларга һәм тернәкләндерүгә багышлый. Район башлыгы кулыннан бүләк алгач, малай:"Бу мин көткән бүләк иде!- диде.

   "Тугыз яшьлек Радмир Камолов техника белән мавыга һәм адаптив хоккей белән шөгыльләнә. Акциядә ул беренче тапкыр катнашкан һәм Кыш бабайга бер атна элек кенә хат язган. «Теләкләр елкасы» нан хатны Разиф Кәримов алды, малайның теләге - уен приставкасы алу иде- аның да теләге үтәлде. Радмир кунакларны шатланып каршы алды һәм хәтта алар өчен җыр да башкарды.  

  "Улларыбызны котларга килгән һәркемгә рәхмәт. Яңа ел бәйрәме безнең өчен чын бәйрәмгә әйләнде", - диделәр кунакларга малайларның әниләре.

    Россиядә 2018 елдан гамәлгә ашырыла торган «Теләкләр чыршысы» акциясе меңләгән битараф булмаган кешеләрне берләштерә. Ул мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятим балаларга, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар балаларының хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International