Хөрмәтле ветераннар һәм энергетика тармагы хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Хәзерге дөньяда энергетика-җәмгыятьнең чәчәк атуының нигезе. Шәһәр һәм район учреждениеләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, теләсә кайсы йортның җылысы һәм иминлеге – ахыр чиктә, һәр кешенең тормыш сыйфаты нәкъ менә сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле. Энергетикларның хезмәте югары һөнәри осталык, җаваплылык һәм тәртип таләп итә. Ышанам, хәтта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрендә дә күп кенә энергетиклар котлауларны үзләренең эш урыннарында кабул итәләр, алар теләсә нинди кинәт килеп чыккан хәлләрдә бердәм һәм тиз эш итәргә әзер.
Бу бәйрәм көнендә Зәй районы энергетикасын үстерүгә нигез салган ветераннар аерым рәхмәткә лаек. Энергетикларның хәзерге буыннары да заманның барлык авырлыкларын җиңә, тармакның данын һәм иң яхшы традицияләрен дәвам итә ала.
Намуслы һәм үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен районыбыз халкы исеменнән ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең эшчәнлектә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын, ә сезгә ышанып тапшырылган объектлар ышанычлы һәм даими эшләсен. Сез кешеләргә бүләк иткән яктылык һәм җылылык аларның йөрәк җылысы белән кире әйләнеп кайтсын! Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!