16 декабрьдә Балалар музыка мәктәбенең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов катнашында традицион бәйрәм - Яңа ел укытучылар концерты булды.
Бу вакыйга кагыйдә буларак, шәһәребезнең музыка сөючеләрен битараф калдырмый, шуңа күрә тамашачылар арасында укучыларны да, мәктәпне тәмамлаган укучыларны да, төрле яшьтәге һәм төрле буын ата-аналарны да очратырга мөмкин иде.
Концерт программасына төрле чор һәм жанрлардагы әсәрләр кертелгән, төрле составлар өчен инструменталь, вокаль һәм ансамбль пьесалары яңгырады. Сәхнәдә һәрвакыттагыча тамашачылар үзләренең яраткан башкаручыларын - "Элегия" квартетын, "Веста" вокаль ансамблен, "Забава" инструменталь ансамблен, "Позитив"джаз коллективын күрделәр. Укытучылар тыңлаучыларны яңа көтелмәгән музыкаль сюрпризлар белән дә сөендерделәр.
Сәхнәдә һәм тамаша залында бәйрәм алды кәефе күтәренке иде, ул матур музыка белән бергә соклангыч алып баручы - Татьяна Николаевна Филимонова чыгышы белән дә тулыланды. Һәм традиция буенча финалда сәхнәгә бөтен укытучылар коллективы күтәрелде, кунакларны Яңа Ел җыры белән сәламләде. Чарада катнашучылар бу бәйрәмнән уңай кичерешләр белән таралышты.