ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды.
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россельхозцентр вәкилләре һәм агрофирма белгечләре катнашында районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә йөреп чыкты. Төп игътибар бөртекле культураларны (арпа, бодай) һәм шикәр чөгендерен җыюга, салам пресслауга һәм ташуга, көзге культураларны чәчүгә һәм туфракны төп эшкәртүгә бирелде.
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовойлар Захаров Владимир Юрьевич һәм Галишев Евгений Константинович белән хушлашты. Хәрби хезмәткәрләр сугышчан бурыч үтәү барышында һәлак булган.

2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе
2 сентябрь көнне Зәй муниципаль районы мәктәпләрендә, шулай ук Зәй политехника көллиятенең беренче курс студентлары өчен Белем көненә багышланган бәйрәм линейкалары узды.
Россия Федерациясендә 2024-2028 елларга террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы нигезендә Зәй муниципаль районында 2024 елның 2 сентябреннән "Экстремизмга-юк!" һәм террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә - Бесландагы фаҗигале вакыйгаларны искә алу көненә багышланган чаралар оештырыла.

1
сентябрь, 2024 ел
якшәмбе
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә һәлак булган чираттагы якташы белән хушлашты. Хәйруллин Игорь Владимирович махсус операция барышында үз вазифаларын башкарганда һәлак була.

30
август, 2024 ел
җомга
Чара Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта узды. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов зәйлеләрне һәм район кунакларын бәйрәмнәр белән котлады һәм бүләкләү тантанасын үткәрде. Бүләкләнүчеләр арасында төрле тармак, шул исәптән мәдәният, төзелеш, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм җәмәгать активистлары бар иде.
Бүген, 2024 елның 30 августы- Татарстан Республикасы көнендә, Төзүчеләр урамындагы 10нчы йортта Ишегалды бәйрәме узды, анда балалар мәйданчыклары һәм ял итү зоналары төзелешен дә кертеп, ишегалдын төзекләндерү эшләре башкарылган иде.
Агымдагы елның 30 августы Зәй районының Керәкәс авылында яшәүчеләр өчен өчләтә бәйрәм – Шәһәр көне, Татарстан Республикасы көне һәм күптән көтелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу көне буларак истә калачак.

29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Казанда муниципаль берәмлекләр арасында Республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге каршындагы мәйданчыкта узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International