Зәйдә махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарның туганнарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Безнең хәрбиләр, Батырлык орденнары белән үлгәннән соң бүләкләнде, ә II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән якташыбыз исән чагында бүләкләнгән иде, ләкин аны алырга өлгермәде. Чара һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте.

   Район башлыгы Разиф Кәримов солдатларның туганнарына улларын илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Разиф Галиевич шулай ук дүртенче ел рәттән Ватаныбыз иреге һәм мәнфәгатьләрен кайгыртучы якташларына гуманитар ярдәм оештырганнары өчен, барлык зәйлеләргә Рәхмәт белдерде.

    Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен,  «Батырлык ордены» белән үлгәннән соң, сержант Афанасьев Сергей Александрович, рядовой Бәдретдинов Айрат Рафаил улы, ефрейтор Белецкий Тимур Айдар улы, кече сержант Мартынычев Александр Александрович, рядовой Платонов Виктор Сергеевич, кече лейтенант Юнысов Айдар Равис улы бүләкләнделәр.

   II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән лейтенант Фәрхетдинов Радик Фирдәүс улы бүләкләнде. Хәрбиләр Ватанны саклауга бастылар, куелган бурычларны батырларча үтәделәр. Алар-чын геройлар, киләчәк буыннар өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге.

    Бүләкләрне туганнарына район башлыгы Разиф Кәримов һәм шәһәр һәм район хәрби комиссариатының өлкән белгеч – эксперты Георгий Борисов тапшырдылар.

     Геройлар турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International