Шәһәрдә район башлыгы Разиф Кәримовның микрорайоннарда яшәүчеләр белән традицион очрашулары дәвам итә. Анда кешеләр үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирәләр, үз теләкләрен җиткерәләр.
21 гыйнварда татар гимназиясендә шәһәрнең үзәк өлешендә, 35 квартал, Воздвиженка һәм Кармалка микрорайоннарында яшәүчеләр белән шундый очрашу узды. Җыелышны район башлыгы Кәримов Р.Г. ачты, ул районның 2025 елгы эшенә йомгак ясады, һәм 2026 елга планнар турында мәгълүмат бирде. Узган елда шәһәрне төзекләндерү эшләре турында шәһәр башлыгы урынбасары Максимов С.В. хәбәр итте. Бүлек башлыгы урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге полиция башлыгы Э. Н.Ефимов интернетта мошенниклыкның киң таралган ысуллары турында сөйләде, халыкны уяу булырга һәм шәхси мәгълүматның сакланышы турында кайгыртырга өндәде.
Очрашуны тәмамлап, район башлыгы актив гражданлык позицияләре, патриотик тәрбия бирүне оештырулары, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү чараларына яшүсмерләрне һәм яшьләрне җәлеп итүләре өчен, мәктәп директорлары киңәшчеләренә һәм укытучыларына рәхмәт хатлары тапшырды.