Зәйдә автомобиль юллары идарәсенең хезмәт коллективы җыелышы узды

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген «Дуслык» яшьләр үзәгендә «Татнефтедор» «Зәй автомобиль юллары идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы хезмәт коллективының район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында җыелышы булды, ул предприятие хезмәткәрләрен районның 2025 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга планнары белән таныштырды. Разиф Галиевич юлчылар коллективына җайга салынган эшләре, юл хәрәкәте иминлегенә һәм районның юл инфраструктурасын яхшыртуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Автомобиль юллары идарәсенең 2025 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы нотык белән Зәй идарәсе башлыгы Дмитрий Шашин чыгыш ясады. Ул башкарылган ремонт-төзелеш эшләре күләме белән таныштырды, шулай ук агымдагы елда башкарыласы бурычлар турында сөйләде.

Җыелышта шулай ук "Татнефтедор" ҖЧҖ директоры Рөстәм Гарифуллин катнашты. Ул оешманың 2025 елдагы эшчәнлеге турында сөйләде һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды.

  Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

 Ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән: Сергей Исштанов – автомобиль ремонтлау буенча слесарь; Валентин Попов– автомобиль йөртүче бүләкләнделәр.

  Ирешкән хезмәт уңышлары һәм намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән: Артем Савгильдин – слесарь-ремонтчы; Илдар Шакиров – юл эшчесе; Константин Кузьменко – юл эшчесе бүләкләнделәр.

Югары һөнәри осталыгы өчен, «Татнефтедор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Мактау грамотасы белән автомототранспорт чараларының техник торышы контролеры Михаил Мартемьянов бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International