Бүген шәһәрнең мәдәният йортында Мирный, Заготзерно, Нефть базасы микрорайоннарында яшәүчеләрнең район җитәкчелеге белән чираттагы очрашуы узды. Традицион очрашу алдыннан шәһәр депутатлары һәм шәһәр хезмәтләре халыкны кабул итте, халыкны борчыган сорауларга аңлатмалар бирелде.
Район башлыгы Разиф Кәримов катнашучыларны 2025 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде.
Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова узган елда шәһәрне төзекләндерү һәм үстерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.
«Мирный» ТИҮ рәисе Гөлбану Галәминская халык алдында 2025 елда халык белән эшләү нәтиҗәләре һәм 2026 елга планнар турында хисап тотты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Эдуард Ефимов микрорайоннардагы оператив вәзгыять турында сөйләде.
Очрашуны тәмамлап, район башлыгы актив гражданлык позицияләре, җирле һәм иҗтимагый үзидарә үсешенә зур шәхси өлеш керткәннәре өчен, «Мирный» һәм «Бөгелмә» ТИҮ рәисләре Гөлбан Галяминская һәм Мария Гарапшинага, шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарә активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды.