21 январь көнне Кадер мәдәният йортында район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында халык белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук район Советы, Башкарма комитеты җитәкчеләре, белгечләре, шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде: районның социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары; Кадер авыл җирлегенең 2025 елга социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары; авыл халкына дәүләт ярдәме программалары һ.б.лар.
2025 елда авыл җирлегендә үзара салым буенча түбәндәге эшләр башкарылды: Кадер, Әхмәт, Федот һәм Туңылҗа торак пунктларында юллар ремонтланды (вак таш түшәлде). Киселевка авылы зиратына киртә кую өчен металл баганалар, православие зиратына киртә кую өчен материаллар сатып алынды.
Муниципаль программалар буенча, Кадер авылында Луговая урамы буенча һәм Туңылҗа авылында Үзәк урам буенча юлларга вак таш-ком салынды.
Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Актив гражданлык позицияләре һәм махсус хәрби операция барышында хәрбиләргә ярдәм күрсәтүдә актив катнашканнары өчен, Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Боярова Фәнзилә Фагыйл кызы һәм Абрамова Ризидә Әнәс кызы, ә Кадер авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән авылның һәм төбәкнең мәдәни тормышында актив катнашканнары өчен Хамматовлар гаиләсе бүләкләнде.