Бүген район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй ХПП» ААҖ хезмәт коллективы белән очрашты. Разиф Гали улы коллективны районның 2025 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга планнары белән таныштырды.
Узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм предприятиенең 2026 елга планнары турында директор Рәфис Фәрдиев сөйләде. Зәй авыл хуҗалыгы предприятиесендә 60 кеше эшли. Эшчәнлекнең төп төре-ашлык кабул итү, киптерү, чистарту, саклау һәм төяп җибәрү. 2025 елда 52 мең тонна ашлык кабул ителгән. Узган ел ашлыкны саклау буенча төп заказчылар «Агрокөчләр» АҖ агрофирмалары, районның крестьян - фермер хуҗалыклары иде. Предприятие хезмәт хакын түләү һәм салым түләү буенча бурычларны вакытында үти.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Кәмәлиев кече хуҗалыкларга, аерым алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына бирелә торган субсидияләр һәм дотацияләр турында сөйләде.
Район башлыгы 2025 елда башкарылган эшләрне уңай бәяләде һәм коллективка алга таба да хезмәт уңышлары теләде. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәтләре, агросәнәгать комплексын үстерүгә шәхси өлеш кертүләре һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен, Шакирҗанова Людмила Николаевна - өлкән мастер, Сәгыйдуллин Шамил Рәис улы - баш инженер, Кәримов Виктор Петрович - тепловоз машинисты, Кошечкина Наталья Равил кызы -җитештерү технология лабораториясе башлыгы Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.