“Эш беткәч уйнарга ярый”

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

2016 елның 26нчы апрелендә татар халык шагыйре Г.Тукайның тууына 130 ел була. Шул хөрмәттән мәгариф идарәсе районыбыз мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Г.Тукайның туган көненә багышланган чаралар оештыра башлады. 19 гыйнвар көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шәһәребезнең “Энергетик” мәдәният сараенда һәм 1нче мәктәп укучылары Иске Зәй мәдәният йортында Г.Тукай әсәре буенча язылган Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы Зәй шәһәре “Сәяр” театр студиясе Г.Каюмовның “Эш беткәч уйнарга ярый” дип аталган спектакелен теләп карадылар. Үзләре дә рольләргә катнашып уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International