Зәй үзәк китапханәсендә шигърият турында сөйләштеләр

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә “Фикерләрнең рифмада чагылышы” дигән шигъри диалог узды. Ул шагыйрьләр - Н.М.Рубцовның 80 һәм О.М. Мандельштамның 125 еллык юбилейларына багышланды. Кичәне китапханәче Крылова Л.М. алып барды. Шагыйрьләрнең тормышы һәм иҗаты турындагы мавыктыргыч әңгәмә презентация һәм видеоязмалар белән үрелеп алып барды. Кичәдә авторларның сүзләренә язылган җырлар (“Горница”, “Кышкы җыр”, “Ленинград” һ.б.), һәм шигыръләре яңгырады. Шулай ук юбиляр шагыйрьләргә багышланган викторина  кичәдә катнашучыларның куңеленә хуш килде. Шушындый матур, саф шигърият дулкыннарында тибрәлү мөмкинлеге биргән өчен китапханәчеләргә “Өмет” берләшмәсе әгъзалары бик рәхмәтле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International