Ярминкәләр дәвам итә

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Зәйдә бу шимбәдә “Энергетик” Мәдәният сарае янында янә ярминкәләр эшли башлады. Елның беренче ярминкәсендә халык күп түгел иде. Ярминкәдә, гадәттәгечә, сыер һәм дуңгыз ите, сөт ризыклары, йомырка, бал, балык, кондитер эшләнмәләре, җиләк-җимеш һ.б.лар сатылды. Сыер һәм дуңгыз ите 250 сумнан биш урында иде. Эшмәкәр Мамадев исә сатуга бүдәнә һәм аның йомыркасын алып чыкты. Тавык, үрдәк, каз түшкәләре дә бар иде. Бал сатучылар да ике-өч урында сату итте. Ярминкәләр һәр атна саен оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International