Район терлекчеләре куелган максатка ышаныч белән атлыйлар. Максат тәүлек савымны 100 тоннага җиткерү. Бүгенгесе көнгә ул 61,2 тонна тәшкил итә. Шуңа да кармастан әлеге күрсәткеч үткән елга каранганда 6,4 тоннага күбрәк, ай башыннан 2,6 тоннага күбрәк сөт савып алынган, үткән көнгә караганда 100 грамм артык савым тәшкил итә. Район буенча бер сыерга тәүлегенә 13, 9 кг. сөт савыла. “Нива” хуҗалыгында әлеге күрсәткеч 18,2 кг., “Зәй”, “Зәй шикәре” агрофирмасы хуҗалыкларында – 14,1 кг., ә “Восток” агрофирмасы хуҗалыкларында -11,3 кг. тәшкил итә.