Бу көннәрдә Түбән Биш авылында яшәп тормыш итүче, хезмәт ветераны Сәгыйдуллина Кадрия Шәйдуловнаның гомер бәйрәмен билгеләп үттеләр. Аны юбилее белән котларга ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин, авыл җирлеге башлыгы Дамир Насертдинов һәм автоклуб хезмәткәрләре килде. Юбилярга изге теләкләр теләнде, Россия Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре истәлеккә җырлар бүләк иттеләр һәм изге теләкләр теләделәр.