“Теплосервис” оешмасы 2008 елның август аенда оешкан. Төп юнәлешләрнең берсе: район оешмаларын җылылык һәм су, ә шәхси хуҗалыкларны су белән тәэмин итү тора. Оешма 48 җылылык казанының, 207 км. су челтәренең эшен тәэмин итә һәм аларны төзекләндереп тора. 2015 елда 65 млн. күләмендә акчалата керем исәпләнгән, бу күрсәткеч былтыргы белән чагыштырганда 8 процентка күбрәк. 2016 елга 67 млн. сум керем көтелә. Әлеге күрсәткеч 2015 ел белән чагыштырганда 3 процентка күбрәк.