28 январь көнне район башлыгы Разиф Кәримов иске Зәйнең “Березка” балалар бакчасында булып аның хезмәткәрләре һәм балалар белән очрашты. Балалар бакчасында 1,6 яшьтән 7 яшькә хәтле 10 төркем эшләп килә. Музыка, физик культура, татар һәм рус теле өйрәнү кабинетлары бар.
Беренче мәктәптә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында ачык дәрес үтте. Ул “Җитәкче дәресе” дип аталды. Җитәкче булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк, үз профессияңнең остасы булу өчен ни эшләргә.
28 январьда шәһәр мәдәният йортында балалар рәсеме күргәзмәсе эшләде. Бу юлы ул яраткан кино геройларына багышланган иде һәм “Россиядә кино елы”на багышланды. Балалар бик теләп кино геройларын сүрәтләделәр.
Авыл җирлекләрендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында җыеннар дәвам итә. Бүген авыл җыеннары Дүрт Мунча, Түбән Биш, Кадер авылларында булып үтә. Анда авыл җирлекләренең 2015 елда эшчәнлеге турында хисап һәм киләчәккә планнар турында сөләшәләр.
Район хуҗалыкларында терлекләрне кышлату дәвам итә. Савым арта. Бүгенгесе көнгә районда 62 тонна сөт савып алына.Әлеге күрсәткеч 6,6 тоннага былтыргы күрсәткечтән күбрәк, ә ай башыннан 3,4 тонна – 6 процентка күбрәк.
Һәр кешенең тормышында гомергә хәтердә калырлык кадерле минутлар, сөенечле вакыйгалар була. Олы Батрас авылында яшәүче Мельниковлар гаиләсендә дә 2016 нчы елның 26 нчы гыйнварында шундый шатлыклы һәм истәлекле көн никах теркәү булды
Туган якны өйрәнү музеенда Ленинград блокадасы тәмамлануга багышланган тематик чара булды. Анда 1 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары катнашты. Блокадада балаларның катнашуы тагын да вакыйганы катлауландыра, аны зур фаҗигага әйләндерә.
2015 елда автомобиль юллары идарәсе барысы 365 млн. сумлык эш башкарды. Шулай ук “ Главтатдортранс” заказы буенча 262 млн. сумлык эш башкарылган. 548 км. юлны тәртиптә тоту өчен 83 млн. сумлык эш эшләнгән.
27 гыйнварда Үзәк балалар китапханәсенең уку залында 3 нче мәктәпнең 6А классы укучыларына Ленинград шәһәренең блокададан чыгу көненә багышланган тарихи дәрес үтте. Балаларга блокада көннәренең барлык авырлыклары, кешеләрнең күргән газаплары турында сөйләнд
Кырыс субарктика климаты биналарны төзүгә бик зур таләпләр куя. Кышның салкын озын төннәрендә яшәүчеләргә һәрвакыт җылы һәм ямьле булсын өчен 2013 елдан ТехноНиколь җәмгыяте төзелеш мәйданына фасад һәм түбә материаллары чыгара башлады.