Авыл җыеннары дәвам итә

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Авыл җирлекләрендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында җыеннар дәвам итә. Бүген авыл җыеннары Дүрт Мунча, Түбән Биш, Кадер авылларында булып үтә. Анда авыл җирлекләренең 2015 елда эшчәнлеге турында хисап һәм киләчәккә планнар турында сөләшәләр. Шулай ук көн тәртибенә көнкүреш оешмаларының эше, тәртип саклау һәм агрофирма эшчәнлеге турында информация дә каралган. Район башлыгы үзенең чыгышында шулай ук үткән елгы уңышлар һәм җитешсез яклар турында бәян итә һәм киләчәккә бурычлар куя. Район көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары җитәкчеләре халыкның күпсанлы сорауларына җавап бирә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International