“Березка” балалар бакчасында кунаклар

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

28 январь көнне район башлыгы Разиф Кәримов иске Зәйнең “Березка” балалар бакчасында булып аның хезмәткәрләре һәм балалар белән очрашты. Балалар бакчасында 1,6 яшьтән 7 яшькә хәтле 10 төркем эшләп килә. Музыка, физик культура, татар һәм рус теле өйрәнү кабинетлары бар. Район башлыгына “Минем кече Ватаным” дип исемләнгән күргәзмә күрсәттеләр. Кече һәм өлкән төркемнәрдә мәктәпкәчә тәрбия бирү алымнарыннан әзерләнгән фрагментлар карадылар. Разиф Галиевич очрашудан канәгәть калды һәм яхшы билгесе куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International