Беренче мәктәптә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында ачык дәрес үтте. Ул “Җитәкче дәресе” дип аталды. Җитәкче булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк, үз профессияңнең остасы булу өчен ни эшләргә. Разиф Галиевич кайбер республика җитәкчеләренең сыйфатлары турында сөйләде, аларның хезмәт ярату, кешене зурлау сыйфатлары аларны зур үрләргә менәргә ярдәм иткәнен, ләкин аның өчен югары белемле һәм кешелек сыйфатларын үзләштерү кирәген дә искә алды. Очрашу барышында укучылар сораулар бирделәр, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Ачык дәресне беренче мәктәп тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Юлия Запека алып барды.