27 гыйнварда Үзәк балалар китапханәсенең уку залында 3 нче мәктәпнең 6А классы укучыларына Ленинград шәһәренең блокададан чыгу көненә багышланган тарихи дәрес үтте. Балаларга блокада көннәренең барлык авырлыклары, кешеләрнең күргән газаплары турында сөйләнде, Н.Ходзаның “Тормыш юлы” исемле китабыннан өзекләр укылды.