ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

26 январьда Сәвәләй авылы клубында басып торырга да урын юк иде. Сәхнәдә авыл артистлары Леонид Гайдайның “Операция Ы или новые приключения шурика» кинофильмныннан өзекләр куйдылар. Актерлар шул хәтле рольгә кереп уйнадылар, тамашачылар үзләрен кинода утырган шикелле хис иттеләр.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Зәй политехник көллиятендә студентлар көненә багышланган тантаналы чара булды. Анда алдынгыларны котладылар һәм соңыннан студентларга бәйрәм программасы тәкъдим ителде.

Зәй үзәк китапханәсендә 3 мәктәпнең 11 сыйныф укучылары өчен “Рифмалар белән коралланган фикер” дигән шигри сөйләшү үтте. Ул Николай Рубцовны 80 яшенә багышланган иде.Укучылар бик теләп Николай Рубцов иҗаты белән таныштылар: шигри юллар тыңладылар, шагырь иҗат иткән шигыри юллардан җырлар тыңладылар.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ачык ишекләр көне кысаларында республика мәгариф системасындагы методик берләшмәләр җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, “Парламент дәресе-2016” проектын оештыруда катнашучы укытучылар белән очрашты.

2016 нче елның 26 январендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 2 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде.

Зәйнең татар гимназиясендә татар теле укытучыларының методик берләшмәсе утырышы булды. Киңәшмәдә көнүзәк мәсьәләләр каралды, узган эшчәнлеккә анализ ясалды, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен, Туган тел көнен билгеләп үтү буенча махсус чаралар үткәрү планы төзелде.

Зәй районында үткән елда 570 бала туган, 729 кеше үлгән, 333 пар гаилә корган, аерылышучы гаиләләр саны - 218. Әлеге мәгълүматлар ЗАГС хезмәткәрләренең узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау, алдагысына планнар билгеләү буенча уздырылган коллегия утырышында хәбәр ителде.

Яшьләр белән эшләү идарәсе 31 январь көнне барлык студентларны “Энергетик” мәдәният йортына “Студентлар очрашуына” чакыра. Чара 17 сәгатьә башлана.

Сайлаулар тәртибен һәм хокук нигезләрен өйрәнү максатыннан үзәй китапханәдә “Бердәм Россия” җирле оешмасы белән бергә 4мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен хәбәрләшү сәгате узды. Укучылар өчен сайлауда граңданнарның җаваплылыгы һәм анда булган хокук нормалары бик тә кызыклы булды.

Хәзерге вакытта Татарстанда, шул исәптән Зәйдә, язгы кыр эшләренә әзерлек тулы көченә бара. “Зәй”, “Восток”, “Зәй шикәре” агрофирмаларына минераль ашлама туплау эше дәвам итә. Бүгенге көнгә субсидия хисабына әлеге агрофирмаларга барлыгы 500 тонна ашлама кайтарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International