Туган якны өйрәнү музеенда Ленинград блокадасы турында сөйләштеләр

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Туган якны өйрәнү музеенда Ленинград блокадасы тәмамлануга багышланган тематик чара булды. Анда 1 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары катнашты. Блокадада балаларның катнашуы тагын да вакыйганы катлауландыра, аны зур фаҗигага әйләндерә. Чөнки зурлар белән бергә балалар да ачтан-ялангачлыктан вафат булалар. Блокада вакытында 600 меңнән 1,5 млн. кеше хәлак була. Шуның 3 проценты гына бомбалар һәм атулар сәбәбендә хәлак була, ә калганнар ачлыктан үлә. Музейчылар шул вакыттагы күренешне сәхнәләштереп күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International