Яшь көрәшчеләр Казанда ярыштылар

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

5-6 февральдә Казанда греко-рим көрәше буенча 1996-1998елда туган яшьләр, 1999-2000 елда туган кадетлар, 2001-2002,2003-2004,2005-2006 елда туган яшьүсмерләр арасында, спорт остасы И.М. Мухарлямовның 70 яшенә багышланган ачык республика турниры булып үтте. Анда 350 спортчы катнашты. Татарстаннан тыш Воткинск, Можга, Глазов, Октябрьский шәһәрләреннән дә көрәшчеләр катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча Зәйдән Артур Маврин һәм Рөстәм Исломов көмеш медальгә лаек булдылар. Шәрәфиев Артур, Багурин Данил һәм Ахметшин Данил 5 урынны алдылар. Мельников Валентин – 6 урында, Дмитриев Максим – 7 нче, Корнилов Виктор – 8 нче, Гудошников Данил -10 урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International