Зәйдә шаяннар һәм тапкырлар клубының традицион уеннары булып үтте. Анда 5 команда катнашты. Уеннарның программасына: визитка, өйгә эш һәм разминка керде. Катнашучылар шаян һәм тапкырлык күрсәтеп тамашачыларның ихтибарын җәлеп иттеләр. Командалар бик тә күңелле тамаша күрсәтеп тамашачы белән уеннар һәм табышмаклар ярдәмендә аралаштылар. Уен вакытында шат авазлар һәм уен көлке тынып тормады.