ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

2-7 февраль көнне “Ялта-Зәй” спорт үзәгендә 1998-1999 елда туган яшүсмерләр арасында Идел буе Федераль округы беренчелегенә чаңгы ярышлары булып үтте. Анда Татарстан җыелма командасы сотавында Зәйдән Дмитрий Бортных катнашты. Татарстан командасы гомуми зачетта 3 урынны алды.

6 февраль көнне в Дурт Мунча авыл клубында Галиәскәр Камалның 110 еллыгына багышланган “Бүләк өчен” спектакле куелды. Драматургның иҗатына, тормыш юлына багышланган китап күргәзмәсе булды.


6
февраль, 2016 ел
шимбә

Бүген Зәй “ТЕХНО” заводында үткән елга йомгак ясау, киләчәккә планнар белән таныштыру максатында хисап җыелышы узды. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, завод коллективын районда үткән ел башкарылган эшләр һәм агымдагысына планлаштырылган чаралар белән таныштырды.

Иҗади кешеләр үзләренчә һәркемгә дәрт һәм матурлык өләшүчеләр. 4 февральдә туган якны өйрәнү музеенда шундый иҗат җимешләреннән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә 34 эш куелды. Алар Татарстан республикасының рәссамнар Союзы әгзалары Виктор Хрулев, Владимир Наймушин, Сергей Цыганов, Сергей Дмитриев, Владимир Панов хезмәтләреннән төзелгән иде.

Минималь хезмәт хакы 6204 рубля 2016 елның 1 январеннан 376 Федераль Закон нигезендә минималь хезмәт хакы 6204 сум тәшкил итә. Татарстанда Хезмәт кодексының 133.1 ст. нигезендә 2015 елның 2 октябреннән Татарстан профсоюзлар Федерациясе, Татарстан хезмщт белән тәэмин итү буенча Координацион Совет берләшмәсе һәм Татарстан Министрлар кабинеты минималь хезмәт хакы буенча килешү төзеделәр.

5 февральдә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре 5 мәктәп укучылары белән табигатьнең әһәмияте турында диспут үткәрде. Табигать ул безнең җиребез, туган ягыбыз һәм яшәү өчен көч бирүче байлыгыбыз. Ул тәрбия бирә алмый,ләкин аңа сәбәпче була ала. 9 сыйныф укучылары ике төркемгә бүленеп шул турыды бәхәсләштеләр.


5
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген ГРЭСта үткән елдагы эшкә хисап, алдагы елларга планнар белән коллективны таныштыру максатында конференция үтте. Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ бүлек башлыгы Гүзәлия Әхмәдиева катнаштылар.

Район хуьалыкларында язгы чәчүгә әзерлек йөзеннән минералҗ ашлама туплау дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 5000 тонна аммиак селитрасы кайтарылды. Басуга органик ашлама чыгару да дәвам итә. Барлыгы 13700 тонна органика чыгарылган.

4 февраль көнне Министрлар кабинетының архив идарәсе коллегиясе үтте. Аның эшендә Министрлар кабинетының премьер-министры Ильдар Халиков катнашты. Ул 2016 елда архив идарәсе каршында торган бурычлар турында сөйләде һәм “Архив эшендә чын патриотлар эшли” – дип иглан итте.

Мирный бистәсендә яшәп гомер итүче, хезмәт ветераны Минсрур Махияновна Кәлимуллина үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны олы бәйрәме белән котларга район ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин, автоклуб хезмәткәрләре килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International