Зәйдә “Кышкы уеннар”

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Кояшлы февральнең ял көне Зәйлеләрне урамга чакыра. Анда яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән “Кышкы уеннар” чарасы уздырылды. Зәйләр өчен кызыклы уеннар, бәйгеләр, ярышлар әзерләнгән иде. Барлык теләүчеләр чарада катнаша алды. Хәттә атта йөрүгә хәтле оештырылган иде. Бәйгедә катнашучылар бер-берсе белән танышып сөйләштеләр, көлештеләр һәм күңел ачтылар. Һәрбер чарада катнашучы өйләренә истәлекле бүләк белән кайтып китте. Әлеге чарадан соң безнең шәһәрдәшләребез тагын да дус һәм тату яшәрләр дигән өмет бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International