Татарстанның Икътисад министрлыгы үз коллегиясен Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә уздырды. Чара икътисади яктан шактый катлаулы булган 2015 елга нәтиҗәләр ясауга багышланды. Киңәшмәдә катнашучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан тыш Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм федераль үзәктән дә шактый гына җитәкчеләр булуы исә җыелышның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ассызыклап күрсәтә торгандыр. Коллегия алдыннан үткәрелгән күргәзмәдә Зәйдән үзенең продукциясе белән “Мефро-уилз Руссия завод-Заинск” ширкәте дә катнашты.