Совет кинофильмнары һәрберсе үзгә, кабатланмас, тәрбияви көчкә ия. Зәй мәдәният йортлары әнә шул фильмнарны сәхнәләштереп күрсәтү белән гөрли, мәдәният хезмәткәрләре исә янып-ялкынланып, бер-берсен уздырып эшли. Тамашаны куйганчы, мәдәният хезмәткәрләре аны тәрҗемә итә, андагы образларга үзешчәннәрне тарта. Шул рәвешле иҗат коллективы совет фильмнары сулышын тоеп, андагы образлар белән, шул мәшәкать белән яши. Шунысы игътибарга лаек, һәр тамашаның үз йөзек кашы, үзенчәлеге бар. Аксарлылар “Тормыш кадрлары” дип аталган иҗат фестивале кысаларында Владимир Меньшовның “Любовь и голуби” лирик фильмын сәхнәләштереп күрсәтте. Тамаша караганнан соң, иҗат итүгә камиллекнең чиге юк икәненә инанып кайттык. Шунысы игътибарга лаек, тамаша нәкъ фильмдагы кебек сәхнәләштерелде. Беренче каналда баручы ”В точь в точь” тапшыруындагы кебек үзешчәннәр артистларның нәкъ үзе иде. Рәзимә Кашапова