ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2016 ел
шимбә

28 февральдә Зәй районының барлык авыл җирлекләрендә самообложение буенча референдум үтәчәк. Авылларда яшәүче халык үзләре яшәгән җирдә үз мәнфәгатьләрен үтәү өчен акчалата өлеш кертергә ризамы?


26
февраль, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясенең гражданнарга патриотик тәрбия бирү буенча 2016-2020 елларга исәпләнгән дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, республикада 5-26 февральдә хәрби-патриотик хәрәкәтне активлаштыру, аңлату эшен көчәйтү, укучыларны, студентларны патриотик тәрбиягә тагын да ныграк тарту максатында, Татарстан районнары буйлап “Хәтер Маршы-2016” акциясе үтә.

Район хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча җитди эш алып барыла. Көнлек уртача савым бүгенгесе көнгә барлыгы 62,2 тонна тәшкил итә. Бер сыерга тәүлегенә 14,6 кг. сөт савып алына. “Нива” хуҗалыгында ул күрсәткеч 20,2 кг., “Восток” агрофирмасында – 10,8 кг., “Зәй шикәрендә” – 15,3 кг., “Зәй” дә – 14,7 кг..

Район-шәһәр җитәкчелеге шәһәр бистәләрендә халык белән очрашып, узган елгы эшчәнлек буенча хисап тота, бурычлар билгели, проблемаларны уртага салып сөйләшә, гозер-үтенечләрне тыңлый. Аларда район башлыгы Разиф Кәримов үзе катнаша.Шундый очрашулар Иске Зәй, Мирный бистәләрендә, шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр белән булды инде. Соңгы очрашу “Энергетик” Мәдәният сараенда узды.

Зәйдә “Спорт-яшәү рәвеше” халык иҗаты фестивале старт алды. Ул шәһәр территориясенә урнашкан предприятие, учреждение һәм оешмалар арасында оештырыла. Инде үзләренең осталыкларын “ТатЭК”, 3 мәктәп, “Теремок” балалар бакчасы коллективы, “Зәй шикәре”, 2 мәктәп, “Аленка”, “Дружная семейка” мәктәпкәчә балалар оешмалары күрсәтте.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

24 февраль көнне туган якны өйрәнү музеенда 1 мәктәпнең 7 сыйныф укучылары өчен “Крейцер сонатасы” дигән тарихи чар үтте. Укучыларга Бетховенның “Крейцер сонатасы» яңгырады. Л.Н. Толстой 1891 елда әлеге музыканы ишетеп шул исемдә повесть язган. 1900 елда Толстойныж портретын ясаганнар.

Быелгы күпфатирлы йортларны төзекләндерү инде башланган. Планлаштырылган 13 йорттан 8 зендә төзекләндерү эшләре бара. Ләкин төзекләндерү программасы реаль рәвештә 50 процентка якыны гына башкарылган. Чөнки программа нигезендә күп йортларда төзекләндерү өлешчә генә башкарыла.

Һәр елны Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан әтиләргә якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Ир-атларга итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әтиләребезне сөендереп яшәргэ тиешбез. 2016 нчы елның 25 февралендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 8 гаиләгә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

Карамалы клубында «Тормыш кадрлары» фестивале кыссаларында «Яшьлек» театр яратучылар клубы тарафыннан «Мәхәббәт һәм күгәрченнәр” дигән кинодан өзек күрсәттеләр. Зур артистизм, сәхнә бизәлеше, музыка тамашачыга әлеге фильм белән уртак кичерештә булырга ярдәм итте.

Азнакай шәһәрендә үткән атказанган тренерлар Әсхать шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхабетдинов истәлегенә багышланган 12 Бөтенроссия турнирында Зәй спортчылары ике комплект медаль яулап кайттылар. Ике беренче, ике икенче, ике өченче урын безнекеләрдә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International