Зәйдә спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елы көннән көн зур колач ала. Зәйдә “Сәләмәтлек” спартакиадасы кыссаларында мини-футбол буенча ярышлар дәвам итә. Ярышлар 7 мәктәп һәм сәләмәтләндерү үзәгендә үтә.
Мирный мәдәният йортында Ял көне клубы кысаларында “Май чабуның җиде көне” дигән танып белү программасы үтте. Мирный бистәсендә яшәүче яшүсмерләр һәм балаларга Май чабу атнасы, элек аны ничек бәйрәм итүләре, бу атнадагы һәр көнне ничек дип йөртүләре турында аңлатылды.
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе буенча районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары ел саен Бөтенрәсәй “Туган тел” мастер-класс бәйгесенә катнашып килә.
2016 елның 29 февралендә Зәй муниципаль районы Советы җирле депутатлар һәм муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә киңәшмә уздырды. Киңәшмәнең төп темасы- мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре, керемнәре һәм чыгымнары турында белешмәләр җыю, анализлау, тутыруны күрсәтелгән срокларда тапшыру мәсьәләсе булды.
Зәйдә "Алнаш-Бөгелмә" тимер юлы аша күпер төзү буенча район җитәкчелеге, "Главтатдортранс" ГКУ заказ бирүче,Татарстан Республикасы "Күперләр" ААҖ генподрядчы һәм субподрядчы оешмалар катнашында атна саен киңәшмә үтә. Биредә барлык эш график тәртибендә алып барыла.
23 февральдә Аксар җирлегендә яшь көрәшчеләрнең традицион турниры булып үтте. “Аксар батырлары” дип аталган әлеге турнирга Аксар, Сармашбаш, Югары Пәнәче, Бура Киртә, Чыбыклы, Сарсаз Баграж, татар гимназиясе, Әлмәт, Азнакай, Чаллы шәһәрләреннән 102 көрәшче җыелды.
24 февраль көнне шәһәр мәдәният йорты китапханә хезмәткәрләре белән берлектә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр. Балалар юл кичү, светофор билгеләрен өйрәнделәр.Шулай ук пазллар җыю буенча тизлекләрен сынадылар.
Республикада Зәй керәшен җәмгыяте унҗиденче булып эшли башлады. Аның рәисе булып Иван Яковлев сайланды. Шулай ук 15 кешедән торган идарә әгъзалары да сайланды.
Бүген, 28 февраль көнне, Зәй районы авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум уза. Барлык 22 авыл җирлегендә иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр референдумда катнашучылар үзара салым күләме буенча фикерләрен белдерә. Мондый референдум авылда яшәүчеләр өчен өченче ел уздырыла.
Бүген “Энергетик” мәдәният сараенда Зәй муниципаль районы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы төзүгә багышланган конференция уза. Аңа Зәй шәһәре һәм керәшен авылларыннан 500гә якын делегат катнашачак. Казаннан да кунаклар килүе көтелә. Көн тәртибендә иҗдимагый оешма, аның рәисен һәм идарәсе органнарын тәзү һ.б. мәсьәләләр каралачак. Николай Шамионов