Карамалы клубында «Тормыш кадрлары» фестивале кыссаларында «Яшьлек» театр яратучылар клубы тарафыннан «Мәхәббәт һәм күгәрченнәр” дигән кинодан өзек күрсәттеләр. Зур артистизм, сәхнә бизәлеше, музыка тамашачыга әлеге фильм белән уртак кичерештә булырга ярдәм итте. Төп рольдә Нина Киселева уйнады. Ул барлык сүзләрне һәм хәрәкәтне оста итеп тапшыра белде. Шуңа спектакль бик тә уңышлы дип танылды.