Музей тарихыннан репортаж « Крейцер сонатасы»

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

24 февраль көнне туган якны өйрәнү музеенда 1 мәктәпнең 7 сыйныф укучылары өчен “Крейцер сонатасы” дигән тарихи чар үтте. Укучыларга Бетховенның “Крейцер сонатасы» яңгырады. Л.Н. Толстой 1891 елда әлеге музыканы ишетеп шул исемдә повесть язган. 1900 елда Толстойныж портретын ясаганнар. Портретта Толстой сакалына язылган “Крейцер сонатасы” ның 13 бүлектән торган сүзләре язылган. 1985 елның 8 маенда музей ачылган көнне Дмитрий Галяминский әлеге портретны музейга бүләк итте һәм аның тарихы турында сөйләде. - Портрет безхнең гаиләдә 1918 елдан бирле саклана – ди ул. 1916 елда минем әнкәй – Евдокия Галяминская Минзәлә гимназиясен тәмамлый һәм Кече Батраска укытучы итеп билгеләнә. Чистай тракты буенча ак гаскәрләр чигенгән чакта, аларның өенә берничә ак офицер кунарга керә, ләкин кызыллар килә дигән хәбәр таралгач алар ашыгыч рәвештә китәргә мәҗбүр булалар. Офицерларның берсе киткән җиреннән кире кереп бер төргәк тапшыра һәм сакларга куша. Бу безнең гаилә ядкәре – ди ул. Евдокия Ивановна аның исемен генә хәтерли – Владимир –ди ул. Исән булсам үзем табармын –ди, ләкин сораучы булмаган һәм хәзергә кадәр музейда тарихи ядкәр булып саклана килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International