Зәй районында самообложение буенча референдум үтәчәк

2016 елның 27 феврале, шимбә

28 февральдә Зәй районының барлык авыл җирлекләрендә самообложение буенча референдум үтәчәк. Авылларда яшәүче халык үзләре яшәгән җирдә үз мәнфәгатьләрен үтәү өчен акчалата өлеш кертергә ризамы? Соңгы елларда самообложение акчасына шактый гына эш эшләнгән. Авыл җирлекләре үзләренең йогаклау җыелышларында ул турыда халыкка җиткерделәр. Быелгы планга кертелгән эшләр арасында әлеге акчага эшләнәсе эшләр дә кергән. Халык риза булса күпме эш башкарып булыр иде. Зират тирәләрен тоту, юлларны төзекләндерү, су үткәргечләрне рәтләү һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International