Сөт җитештерү буенча район беренче унлыкка якынлаша

2016 елның 26 феврале, җомга

Район хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча җитди эш алып барыла. Көнлек уртача савым бүгенгесе көнгә барлыгы 62,2 тонна тәшкил итә. Бер сыерга тәүлегенә 14,6 кг. сөт савып алына. “Нива” хуҗалыгында ул күрсәткеч 20,2 кг., “Восток” агрофирмасында – 10,8 кг., “Зәй шикәрендә” – 15,3 кг., “Зәй” дә – 14,7 кг.. Терлекчеләр былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда 2 тоннага артык сөт савып алалар. Бу республика буенча 11 күрсәткеч. Тагын аз гына тырышсак беренче унлыкка керергә дә өмет бар, бары тик эшләргә генә кирәк. Аның өчен районда бөтен мөмкинлекләр дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International