Быелгы күпфатирлы йортларны төзекләндерү инде башланган. Планлаштырылган 13 йорттан 8 зендә төзекләндерү эшләре бара. Ләкин төзекләндерү программасы реаль рәвештә 50 процентка якыны гына башкарылган. Чөнки программа нигезендә күп йортларда төзекләндерү өлешчә генә башкарыла. Шул турыда белгечеләр, депутатлар, җитәкчеләр түгәрәк өстәл артында сөйләштеләр. 2008 елдан бирле ремонт программасы буенча 90 процент йорт үткән. Хәзер белгечләр 2045 елга кадәр булган программаны төзиләр. Шуңа күрә программага керү өчен реаль прогрмманы булдырырга кирәк. Ә быел 7 түбә, 8 фасад, 5 йортта инженерлык коммуникациясен алыштыру көтелә. Хәзерге заман технологиясе нигезендә канализация трубаларын грунтны алмыйча гына үткәреп була. Бу яшеллекне һәм тирә –юнь мохитны саклап калуга ирек бирә. Төзекләндерү эшләре 1 июльгә кадәр тәмамланырга тиеш.