23 февральдә Аксар җирлегендә яшь көрәшчеләрнең традицион турниры булып үтте. “Аксар батырлары” дип аталган әлеге турнирга Аксар, Сармашбаш, Югары Пәнәче, Бура Киртә, Чыбыклы, Сарсаз Баграж, татар гимназиясе, Әлмәт, Азнакай, Чаллы шәһәрләреннән 102 көрәшче җыелды. Зәй командасы 1 урында, Әлмәт – 2 нче, Азнакай- 3 нче.