Республикада Зәй керәшен җәмгыяте унҗиденче булып эшли башлады. Аның рәисе булып Иван Яковлев сайланды. Шулай ук 15 кешедән торган идарә әгъзалары да сайланды. Керәшен җәмгыяте конференциясенә 500 делегат җыелды. Алар авыл җирлекләреннән һәм шәһәр микрорайоннарыннан. Конференциянең мактаулы кунаклары булып район башлыгы Разиф Кәримов, Республика керәшен иҗтимагый җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасы баш редакторы Людмила Белаусова, якташыбыз, Россиянең атказанган артисты Николай Дунаев һәм аның хатыны Татьяна Дунаева, этномузыковед Геннадий Макаров, җырчы-композитор, Татарстанның халык артисты, якташыбыз Виталий Агапов, шагыйрь якташыбыз Никифор Тукмачев һәм дин әһелләре булдылар. Керәшен конференциясенең музыкаль бизәге булып районыбызның фольклор коллективлары һәм аерым җырчылар чыгышы булды.