Зәйдә "Алнаш-Бөгелмә" тимер юлы аша күпер төзү буенча район җитәкчелеге, "Главтатдортранс" ГКУ заказ бирүче,Татарстан Республикасы "Күперләр" ААҖ генподрядчы һәм субподрядчы оешмалар катнашында атна саен киңәшмә үтә. Биредә барлык эш график тәртибендә алып барыла. Зәй тимер юл кичүендә эш тулы куәттә бара. Биредә барлык терәк тә куелып бетте (алар барысы 10). Бүген исә терәкләргә балкалар куела башлады: ике терәк арасына биш балка куела. Алар икешәр итеп беркетелгән, бер балка исә аерым булачак. Балкаларны кран терәкләргә 10 метр чамасы биеклеккә күтәреп урнаштыра. Шул рәвешле, терәкләргә барлыгы 50 балка урнаштырылачак. Балкалар исә 22-24 метр озынлыкта, аларны урнаштыру төзелештә иң зур һәм иң мөһим эшләрдән санала. Бүгенге көндә биредә дүрт дистәдән артык кеше хезмәт куя. Алар арасында Зәй төзүчеләре дә бар. "Күперләр" ААҖ генподрядчы оешмасы баш инженер урынбасары Алексей Путяшов шундыйларда. Ул эш барышын ныклы контрольдә тотып, күпер төзелешен сыйфатлы һәм чыдам итүгә нык игътибар бирә. -Зәйлеләрнең күптән хыялында булган күпер төзелешенә җитәкчелек итү миңа зур җаваплылык өсти, -ди ул. Тимер юл күперендә зур тизлек белән төзелеш эшләре кайный. -Иртәнге сәгать 7дән кичке 5кә кадәр эшлибез, ял көннәрендә дә эшләргә туры килә, - ди төзүчеләр. Рәзимә Кашапова