ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2016 ел
җомга

Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында, 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Тапкырлар һәм зирәкләр” дип аталган кичә-конкурс үткәрде.


3
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Район агрофирмалары бүлекчәләре сөтчелек комплекслары «Хозяин» маркалы салам турагычлар белән тәэмин ителә башлады. Бу җайланма тукландыру рационын чагыштырмача яхшырта, чөнки саламда клетчаткалар күп.

Бүген “Мефро уилз Руссия-Зәй заводы” ҖЧШен дә үткән елга йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү буенча җыелыш үтте. Утырышта завод директоры Илья Давыдов хәзерге вакытта предприятиенең шактый икътисади катлаулы чор кичерүенә басым ясады.

Зәй музыка мәктәбендә мәдәният идарәсенең коллегия утырышы булды. Анда үткән елгы эшчәнлеккә анализ ясалды, 2016 елга бурычлар билгеләнде. Узган елгы эш нәтиҗәләре буенча мәдәният идарәсе эшчәнлеге буенча республикада беренче унлыкка керде.

15 февральдән сөт җитештерү район сөтчелек фермаларында өскә табан күтәрелде. Бүген ул тәүлегенә 64,6 тонна тәшкил итә. Ай башыннын ул 2,6 тоннага арткан. Артым ашату һәм җыештыру технологиясен үтәү, савым сыерларын аерым төркемнәрдә асрау, аларга ашату һәм кирәкле микроэлементларны бирү, вакытында саву мөһим эшләрнең берсе булып тора.

Зәйнең “Космос” яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре идарәсенең коллегия утырышы булды. Анда үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Төп доклад белән чыгыш ясаган идарә башлыгы Елена Павлова районда яшьләр сәясәтенең алгы планда булуын ассызыклады, башкарылган эшләр, куелган планнарны бәян итте.


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

Зәй туган якны өйрәнү музее район мәдәният йортында мәктәп балалары өчен кино дәресе уздырды. Чарада Зәй шәһәре беренче мәктәбенең 4-6 сыйныф укучылары катнашты. Балаларга ике командага бүленеп интелектуаль уен уйнау бурычы куелды. Уен барышында алар кинода күрсәтелгән фильм һәм мультфильмнардан өзекләрне дөрес атарга тиеш булдылар. Дөрес җаваплар өчен йолдызчыклар биреп барылды.Уен нәтиҗәләре буенча, ике команда балаларына да мактау кәгазьләре тапшырылды.Программада азагында киносанс күрсәтелде.

2 нче мартта Мирный бистәсе шәһәр микрорайонында “Уңган куллар” түгәрәгенә йөрүчеләр арасында, 8 март бәйрәменә открыткалар ясау буенча“Үзем ясаган бүләк”- дип аталган мастер класс уздырылды. Балалар бу мавыктыргыч эшне бик теләп башкардылар.Аларга баллы ризыклардан призларда эзерләнгән иде. Чарада барлыгы 12 кеше катнашты.

1
март, 2016 ел
сишәмбе

Зәйдә “Ел тәрбиячесе – 2016” республика бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды. Анда 17 тәрбияче өч көн дәвамында “Шатлык”, “Якты коңгыз”, “Теремкәй” балалар бакчаларында презентацияләр ясадылар, дәресләр алып баруда фрагментлар күрсәттеләр.

Политехник колледжны тәмамлаучыларны шәһәр-район предприятиеләре һәм оешмаларына эшкә урнаштыруны хәл итү өчен ныклы адым ясалды: район җитәкчелеге, политехник колледж һәм оешмалар арасында социаль партнерлык турында өч яклы килешү төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International