Мирный бистәсендә Май чабу атнасы турында сөйләштеләр

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Мирный мәдәният йортында Ял көне клубы кысаларында “Май чабуның җиде көне” дигән танып белү программасы үтте. Мирный бистәсендә яшәүче яшүсмерләр һәм балаларга Май чабу атнасы, элек аны ничек бәйрәм итүләре, бу атнадагы һәр көнне ничек дип йөртүләре турында аңлатылды. Быел Май чабу атнасы 7 - 13 мартка туры килә. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән. • Атна башы (дүшәмбе) – “Очрашулар”, • буш көн (сишәмбе) – “Уеннар”, • кан көн (чәршәмбе) – “Сыйлану”, • атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) – “Уен-көлке”, • татар атнасы (җомга) – “Әби коймагы”, • атна арты (шимбә) – “Печкәчәмдә кунакта”, • атна көн (якшәмбе) – “Кичерешү”, “ Пручти кич” дип йөртелгән. Чарада катнашучылар шулай ук табышмакларга җаваплар эзләде, тизәйткечләр һәм мәкальләр әйтү буенча конкурста ярыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International