Бүген авыл җирлекләрендә референдум уза

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

Бүген, 28 февраль көнне, Зәй районы авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум уза. Барлык 22 авыл җирлегендә иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр референдумда катнашучылар үзара салым күләме буенча фикерләрен белдерә. Мондый референдум авылда яшәүчеләр өчен өченче ел уздырыла. Үзара салымның һәр бер сумы өчен дәүләттән 4 сум бирелә Һәм әлеге суммага авылларда социаль проблемалар хәл ителә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга планлаштырылган чаралар тормышка ашырыла. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International