Зәйдә 215 эт һәм мәче паспортлы булган

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Ветеренария хезмәткәрләре территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре белән берлектә йорт җәлекләрен һәм малларны тамгалау һәм паспортлаштыру эшенә кереште. Әлеге хезмәт йорт мал-туарларын исәпкә алу һәм теркәү максатыннан үткәрелә. Атна башына 35 баш эре мөгезле терлек, 70 баш кәҗә һәм сарык, 215 баш эт һәм мәче паспортлы булган. Алар барсы да котыру авыруына каршы вакцинация үткән. Тамгалау һәм паспортлаштыру, вакцинация хезмәте март ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International