ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2016 ел
җомга

“Сәләмәт булу- бик мактаулы!” Зәй спорт яратучы шәһәрләрнең берсе икәне беркемгәдә сер түгел. Федор Симашев туган, үскән төбәк киресенчә була да алмый.

24 март көнне Казан шәһәрендә җитәкчеләр өчен “Регионнар. Франчайзинг.” Темасына форум-күргәзмә үтәчәк. Чара эшмәкәрләрнең үсеше һәм регионнарның базар сорауларына җавап бирерлек итеп эшләве мәсьәләләренә багышлана.

Зәй муниципаль районы Советы аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова Яңа Мәлем авылында яшәүче хезмәт ветераны Шәяхмәтова Зәкия Сәләхиевнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үткәрүче җыенга Россия Федерациясенең 36 төбәгенең, шул исәптән Татарстанның кече бизнес һәм фермерлык хуҗалыкларыннан 650 вәкил килде. Зәйдән анда Югары Мәлем һәм Туңылҗа авыллары эшкуарлары Фаяз Хәкимуллин белән Николай Селеверстов катнаша.

17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр өчен мәшгульлек үзәге “Эш бирүче. Аның хокуклары һәм бурычлары” дип аталган семинар-киңәшмә үткәрде. Анда эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек итү, вакансияләр белән эшләү, халыкның хезмәт мобильлелеген күтәрү чаралары, шулай ук 2016 ел декларация кампаниясе һәм салым хезмәтенең электрон сервислары турында мәсьәләләр тикшерелде.

20 мартта “Яшьлек” боз сараенда Зәй һәм Саба хоккей командалары арасында республика беренчелегендә 3 урын өчен хәлиткеч турнир булачак. Ярышларга рәхим итегез, килегез, Зәй командасы өчен җан атыгыз! Башлана 14 сәгатьтә.

18-20 март көннәрендә Зәй шәһәрендә ирләр волейбол командалары арасында республика чемпионаты үтәчәк. Ул спорт –сәләмәтләндерү үзәге базасында үткәрелә. Килегез, командалар өчен җан атыгыз, кызык булачак!

Хөрмәтле яшь парлар! Никахны теркәү буенча гариза бирү тулысынча электрон вариантка күчерелде. Моның өчен: 1. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында https://uslugi.tatarstan.ru/теркәлергә кирәк;

“Эшмәкәрләр фабрикасы” яңа эш башлаучылар өчен “Фабрика старты” дип аталган беренче сайлап алу старты тәкъдим итте. Эшмәкәрләр фабрикасы – Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының бердәм проекты.

8 нче апрельдә «Энергетик”лар мәдәният йортында Татарстан Республикасы Авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле катнашуында эшмәкәрләр форумы үтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International