Битараф булырга ярамый

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Зәйдә наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Анда наркотикларның законсыз әйләнеше, тыелган матдәләрне кулланучылар белән хәлнең торышы, алкоголизм нәтиҗәсендәге тискәре күренешләр турында сөйләшү, проблемаларны чишү өчен мөһим булган эшчәнлек барланды. Үзәк дәваханә табиб-наркологы Илфат Салихов белдерүенчә, районда наркомания диагнозы куелучылар саны елдан-ел арта. 2014 елда - 50, 2015 елда исә 60 наркоман диспансер исәбенә куелган. - Наркомания диагнозы куелучыларның саны артуы күзәтүләр нәтиҗәсендә профилактик исәптә булган 9 кешене диспансер исәбенә күчерү белән бәйле. Профилактик исәпкә, билгеле булганча, бер тапкыр наркотик татып караучылар алына. Ә менә шулардан тугызының узган ел наркотик куллануны ешайтуы билгеләнде. 2014 елда профилактик исәптә 119 кеше булса, 2015 елда, 151, - ди ул. Шулай ук алкоголизм буенча да хәл шактый борчулы. Мондый диагнозлы 271 кеше исәпләнә. Бигрәк тә сыйфатсыз алкоголь кулланып агуланучылар булуы борчу тудыра. Үткән ел шундый спиртлы эчемлекләрдән агуланып 7 кеше үлгән, быел да инде 2 кешенең үлеме билгеле. Наркотиклар һәм алкоголь кулланучылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә куркыныч. Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Федор Тимофеев 2015 елда кылынган җинаятьләрнең, хокук бозуларның нәкъ менә үз-үзенә хисап биреп бетермәүчеләр тарафыннан башкарылуын ассызыклый. Шуңа да фикер алышуларда торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләренең, авыл җирлекләрендә эшләүчеләрнең йортларда яшәүчеләргә, аларның нәрсә белән шөгыльләнүенә үтә игътибарлы булу мөһимлеге, халык белән дә күршеңә игътибарлы булу кирәклеге турында сөйләшүләр алып бару ассызыкланды. - Тыныч, имин, сәламәт тормышта яшәү өчен һәркемнең битараф булмавы кирәк. Эчүчеләр, наркоманнар бит алар бер көндә генә барлыкка килми, күршеңнең тәртибендә үзгәрешләр, негатив күренешләрне сизүгә үк чаң сугарга кирәк. “Чирен яшергән үлгән”, дигән халык мәкален онытырга ярамый, начар булып күренүдән куркып, бер-береңә кисәтүләр ясаудан тыелмаска кирәк. Ә җитәкчеләргә саннарны матур итеп күрсәтеп, проблемаларны яшерүдән читләшү таләбе куелды. Шунсыз без тискәре күренешләргә каршы көрәшә алмыйбыз, - дип басым ясады район башлыгы Разиф Кәримов. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International